1 сентябрь — Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәк...
1 сентябрь — Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр... Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә кадерле, якын ул. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Бүген районыбыз мәктәпләрендә бәйрәм уңаеннан чаралар узды. Безгә һәрчак ярдәм итеп, укучыларның уңышлары белән котлаучы ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Мөдәрисович Хәнифов, районыбыз җитәкчеләре белән Теләче урта мәктәбендә узган тантанада катнаштык. 1 сентября-день знаний, праздник, который знаменует начало нового учебного года. Это особенно долгожданный день для тех, кто впервые переступил школьный порог, но и для взрослых он дорог, близок. Самые яркие воспоминания детства и юности связаны со школьными годами. Сегодня в школах района прошли торжественные мероприятия по случаю праздника. Министр транспорта и дорожного хозяйства РТ Фарит Мударисович Ханифов вместе с руководителями района принял участие в празднике, который прошел в Тюлячинской средней школе.