Бу рецепт буенча әзерләнгән рассольниктан ашны авылда ашап карадык, бик тәмле була. Рец...
Бу рецепт буенча әзерләнгән рассольниктан ашны авылда ашап карадык, бик тәмле була. Рецепт өчен туган апага рәхмәт! 🍲 Рассольник 🍲 ✅ Арпа ярмасы 500 г ✅ Суган 1 кг ✅ Кишер 1 кг ✅ Помидор 1 кг ✅ Кыяр 3 кг ✅ Тоз 5 аш кашыгы ✅ Шикәр комы 4 аш кашыгы ✅ Үсемлек мае 250 мл ✅ Томат пастасы 150 г ✅ 9%лы аш серкәсе 100 мл ✅ Су 300 мл Арпа ярмасын юарга һәм кайнап торган суга салып, 1,5–2 сәгать тотарга. Ул арада ярма бүртеп, йомшара. Кыяр һәм кишерне эре угычтан уарга, суганны шакмаклап турарга, помидорны блендерда издерергә яки иттарткычтан чыгарырга, су өстәп, 30 минут томалап пешерергә. Аннары тоз, шикәр комы, арпа ярмасы, томат пастасы өстәп, тагын 15 минут кайнатырга. Аш серкәсе өстәргә, кайнатып чыгарырга һәм парландырылган банкаларга тутырып төреп куярга. ✅ Мин аш серкәсе кушмадым, 500 әр г чамасы пакетларга тутырып туңдыргычка куйдым. 🧑🍳 14 пакет килеп чыкты.