Перейти к содержимому
Максиметер

🍂Көзләр җитте

🍂Көзләр җитте Мул уңышлы алтын көзләр кабат җитте Җәйге чәчәкләрнең, купшы төсе, Хәзер инде агач, яфракларга күчте Табигатьтә кәнәгатьлек хисе... Бәрәкәтле Җир-ана да бик рәхмәтле Сөеп бирде, буш итмәде hәр хезмәтне Ялны белми сабан сөргән игенчегә, Мул уңыштан итте бар икмәкне. Бакчачылар бик кәнәгать, hәр хезмәттән Җәен җиләк-җимеш гөрләп үсте, Тутәлләрдән мул уңышлы яшелчәләр Сөендереп хуҗаларын базга күчте. Табигатьтә анда хикмәт... hәрчак көрәш Көзләр төсе балан, миләш тәлгәш, тәлгәш Ачы диеп, син аларны менә сөйләш... Баллана да куя кырау төшкәч. Көзләр җитте, hәр өйдә дә муллык исе, Табигатьтә кәнәгатьлек хисе. Фирдәүсә Халитова.

2 101 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 302 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.