Кавказча кыяр
Кавказча кыяр 1,5кг помидор, 1 әче борыч, зурлыгына карап 4-5 баш сарымсак, 2 кг кыяр, 2 аш кашыгы тоз, 9 аш кашыгы шикәр комы, 50-70 мл үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 70 мл 9 процентлы аш серкәсе. Помидор, сарымсак, әче борычны иттарткыч аша чыгарырга. Шикәр комы, тоз, борыч, үсемлек мае кушып, 10 минут кайнатырга. Ул арада кыярны түгәрәкләп турарга. Помидорлы массага кыярны салырга, кайнап чыкканнан соң, аш серкәсе өстәргә һәм 5 минут (кыярның төсе үзгәргәнче) кайнатырга. Салатны парландырылган банкаларга тутырып, калай капкач белән каплап төреп куярга.