Башым аста, артым өстә
Башым аста, артым өстә Сизмим көннең үткәнен. Курми дә калганмын икән Бу җәйнең дә үткәнен. Иртә таңнан кичкә чаклы Кереп булмый бакчадан. Жайлы булмас иде микән Сатып алсаң акчага. Сөрдерәсең акча түләп Аласың жук агуын. Кәтмәнлисең, өч мәртәбә Күмәсең әле тагын. Февральдән тәрәз төбенә Тартма куясың тезеп. Язың үтә сулар сибеп Анда монда күчереп. Май житүгә теплицага Күчә помидор, кыяр Булдыралсаң урын житеп Редиска, укроп сыяр. Бер ачасың, бер ябасың Өф-өф итеп карыйсың. Иртә саен саный- саный Һәрбер төпне барлыйсың. Карлыган, кура җиләкнен Төбенә тирес кертеп. Көнең үтә анда, монда Шыгырдык арба йөртеп. Суган, сарымсак түтәлен Ни арада чүп баскан. Җиләк арасы нишләптер Җире таш булып каткан. Кулдан төшми, кәтмән, тырма Барсы да көн дә кирәк. Иртә таңнан кичкә тикле Кулларда тимер көрәк Бәрәнге борынлап чыгуга Жук юньсез ала басып. Кар, бозыннан исән калган Җир асларына качып. Теге дошман Әмрикәнең Җинелмәс бер коралы. Агулап та, шартлатып та Юк итәлмим боларны. Бер- бер артлы тезелешеп Өлгерә җиләк- җимеш. Барысын да җыеп алып Эш итәргә син җитеш. Суыткычта, базында да Тезелешкән банкалар. Былтыргысына урын юк. Ансын түгеп аталар. Атмаганы сәмәй куа Ничек әрәм итәсең. Бер- бер эшкә ярап куяр Бар бит бәйрәм итәсе. Аннан китә тозлау чоры Помидорын, кыярын. Анда чиләк, монда тасы Белмим кая куярмын. Жугыннан да, агудан да Исән калган бәрәңге. Алыгыз, дип көтеп тора Абзый, тот, дип көрәгең. Шулай үтә язы, җәе Арт шәриф урын күрми Туган-туганны оныта Күрше күршегә керми. Базлар, суыткыч, гаражда Капчык, тартма, банкалар. Эшләр беткәч бик күпләре Больницага яталар. Бил кузгалган, аяк сызлый Тотмый башлаган кулы. Кан басымы күтәрелгән Шикәр арткан бу юлы. Эштән чыгып, ух-вах итеп Сүз бирәбез бүгенгә. Интектермим башка болай Утыртмыйм, диеп яренгә. Язлар җитә, онытыла Инде биргән антлары. Бәрәнге, кыяр, помидор Бар да кире башланды. Халидә Галимова.Азнакай.