Перейти к содержимому
Максиметер

Виноград чирләмәсен

Виноград чирләмәсен Виноградка бик еш оидиум (чын ончыл чык) һәм милдью (ялган ончыл чык) чирләре зыян сала. Милдьюның билгеләре: башлангыч стадиядә яфракта майлы саргылт төстәге таплар күренү. Яңгырлардан соң яфрак асты аксыл ончыл элпә белән каплана. Күпмедер вакыттан яфрак көрән төскә керә, корый. Җимешләр җыерыла, корыша. Оидиум билгеләре: яфраклар җыерыла, соргылт-аксыл кунык белән каплана һәм корый. Җимешләр ярыла, чери. Оидиумның төп билгесе — куак янында бозыла башлаган балык исе килү. Виноградны чирләрдән саклау өчен чәчәк атканнан соң июньдә һәм августта җимешләре өлгерер алдыннан чирләргә каршы эшкәртергә кирәк. Мин моның өчен "Медея" һәм "Тиовит Джет" препаратлары алып куям. Бу препаратларны чиратлаштырам. Икенчесендә химик препаратлар кулланырга ярамый. 📌 Әлеге ике чирдән дә башлангыч чорында марганцовканың кызгылт эремәсе ярдәм итә ала. Бер атнадан эшкәртүне кабатларга кирәк. 📌10 л суга 5 аш кашыгы чәй содасы һәм 30-40 г сабын кушып сиптерергә ярый. Фотода: "Кодрянка"

1 869 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 337 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.