Перейти к содержимому
Максиметер

Алдагы видео юмор инде, әмма һәр юморда хаклык бар.

Алдагы видео юмор инде, әмма һәр юморда хаклык бар. "Үзеңне кадерләп яшә" дигән фикергә җавап бирәсе килеп китте. Ялда булганда шулай юк-бар язасы килә башлый минем 😇 Кадерләүче, әзерне калдыручы булганда, әйе, алай да яшәп буладыр ул. Безне балачактан эшләтеп үстерделәр, башкача яши белмибез ахры. Хәзер яшьләр сатып алу файдалырак дип саный. Үземнең дә шундый бер экономист үсеп җитте. Бакча "нерентабельно" ди ул😇 Өйләнешкән елларны ук (ул чакта Зәйдә яши идек) ике бакча, гараж урыны алдык. Берсенә бәрәңге утырттык, икенчесен иң элек үзебездән биек корыган куралардан чистартттык. Бакча сынаулары шул бакчада башланды. Һәр көн эштән соң бакчага йөгерәсең, Зәй буенда, табигатьнең бик матур урында иде бакчаларыбыз. Аннан Казанда (ул чакта бу жирләр Казан түгел иде әле) кыр уртасында ун ел йорт салдык. Һәр кирпеч кулдан узган монда. Артка борылып карасаң, шактый булган авырлыклар, яшьлек белән сизелмәгән. Бер яхшы цитата бар: "Жизнь можно начать с чистого листа, но почерк изменить трудно". Мин әйтмәдем, китаптан ул. Озын сүзнең кыскасы, зарланып утыра димәгез, осталар бар әле бездә, первый, второй, компот, саный китсәң... опять кадерләнеп торып булмый. 🌱 Ике көн Казанда яңгыр яуды, бакчада әле мин. Бүген иң озын көн, чүп утарга да вакыт калды.

2 332 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 323 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.