Чәчәк яраткан кешенең жиләкләре дә чәчәк кебек үсә 😍
Чәчәк яраткан кешенең жиләкләре дә чәчәк кебек үсә 😍 Варенье кайнатам бүген. Шикәр белән төелгәне былтыргысы да бетмәде әле. Иртәгә тагын җыярга, анысын изеп кенә куярмын. 🍓Мин җиләк вареньесын гел бертөрле кайнатам. 1:1 шикәр комы өстәп согы бүленеп чыкканчы тотам. Аннан 5 минут кайнатам, күбекләрен җыям, суынганчы тотам. Тагын плитәгә куеп талгын гына утта азрак куерганчы кайнатам. Җиләкләре изелми, тәмле була.