Беркөнне миннән: "Жимолостьтан нәрсәләр ясыйсың?" - дип сорадылар 🤔 теге сыерын сатарг...
Беркөнне миннән: "Жимолостьтан нәрсәләр ясыйсың?" - дип сорадылар 🤔 теге сыерын сатарга алып барган карт турындагы мультфильм искә төште. Ул базарда: "Молока не видали пока", - дип җавап бирә бит әле. Жимолость бар ул бездә, җимеше кышка банкага тутырырлык булмый шул, "не видали пока" 😇 Сәбәпләре бардыр инде: парлап утырткан идек тә, берсе үсеп китмәде, иптәш утыртырга һаман кул җитми; сорты да әллә ни булмады бугай, ваграк ул, тәрбия дә шул чама бугай. Жимолость каралып килә, тәмләнгән. Сез жимолостьтан ниләр ясыйсыз? Ясарлык үсәме, тәмле, сыналган рецептлар бирсәгез, рәхмәтле булырмын❤️