Һәр кеше үз эшенең остасы булырга тиештер ул. Зур йөк машинасында оста йөрүчеләргә гел ...
Һәр кеше үз эшенең остасы булырга тиештер ул. Зур йөк машинасында оста йөрүчеләргә гел сокланам. Зур шәһәрдә пробкаларда ничектер йөриләр, борылалар, йөк ташыйлар. Бүген безгә бер КамАЗ ком алып килделәр. Бушатканда йөртүчегә ике бурычны үтисе булды: ничек тә электр чыбыгын эләктермәскә һәм чәчәкләрне күмдермәскә. Икенчесенә алдан әзерләндем, "ярар күмелсен", - дим, урамнан узучы чыбык кыйммәтрәк чөнки. Чәчәк бетмәс ул. Ничек шундый төгәл итеп бушатып була ул? Миллиметрга кадәр якын килеп комны җиргә төшерде, бер чәчәк тә күмелмәде. Шаккатып карап торам!