Перейти к содержимому
Максиметер

Дуслар булсын дусларча,

Дуслар булсын дусларча, Туганнар булсын туганча Барыр юлың туры булыр Барсаң йөрәк кушканча. Уйлар булсын җитәрлек Бурычыңны үтәрлек Юлларыңны дөрес сайла Ахырына җитәрлек. Ярның сайла матурын Сынап кара акылын Тормыш юлы ерак ара Күрер өчен ахырын. Яхшылыкка тартылып бар Явызлыкны әйләнеп ерактан Һәрчак ишек ачык булсын Йөз җыерма кунактан. Эшләгән эшкэ шатлан, Кайгырма булдырмасаң Бик тырышсаң, булдырырсың Булмый ул тырышмасаң. Матур булсын уйларың Чиста булсын кулларың Һәрвакытта яшел булыр Бара торган юлларың. Кыерсытма, ләкин кимсетелмә Яшәеш гомерендә. Моннан киткәч урының булыр Оҗмахларның түрләрендә. Эштән бер дә курыкма Тоткан чакта кулларың Ихтирамлы булырсың син Матур булса уйларың Күңелеңне биреп кара, Күргән чакта кузләрең. Тайпылмыйча дөрес атла Матур калсын эзлэрең. Тыңла син киңәшләрне Колак сал күңелеңә Аннан эшлә эшлэреңне Ышансаң дөресенә. Шатлан син булганнарга Кайгырма тузганнарга Шатлан син яңасына Кайгырма тузганына. Сүндермә утларыңны Киптермә суларыңны Кайта торган итсен Аллаһ Барасы юлларыңны. Кайгырма син кышнын салкынына Шатлан җәй кызуына Шатлан номер барышына Кайгырма узуына Шатлан әле төннәренә, Туачак көннәренә. Кайгырма син үткәненә, Шатлан син киләсенә. Кулыңны биреп исәнләш Якында булганнарга. Баш иеп сәлам бир Ерактан узганнарга. Мен син биек тауларга Йөреп кал урманнарда Һәрвакытта ярдәмчел бул, Мохтаҗлы булганнарга. Заманалар авыр диеп Күңелеңне төшермә Кеше малына кызыгып Нәфесеңне син үстермә. Туры килсә, каршылыклар Авыр диеп борылма. Йөкләсәләр зур бурычлар Булдырмам дип борчылма Кереп йөр урманнарга, Тынла кошлар тавышын Тыңла чишмэ агышын Басар йөрэк сагышын. Шатлан кырда чәчәкләрнең Матурлап атуына Бишектәге яшь баланың Елмаеп ятуына. Озатып кал киткәннәрен Каршы ал килгәннәрен Искә ал үлгәннәрне Олыла исәннәрне. Юл куйма түбәнлеккә, Омтыл син биеклеккә Яшәмэ син гомереңне Ярар диеп ничек тә. Ямьсезлекне матур күр син Явызлыкка җавап бир, киресенчә Гомереңне матур яшә Калмасын үкенечкә. Кинәт кена күтәрелсәң Артып китсә малларың Алар була вакытлыча Әйләнмәсен башларың Якын бул син туганнарга Аерылма дуслардан Уй-хисләрең актан булса, Рәхмәте булыр Аллаһтан Бу дөньяда яшәгәндә Күрә бел яхшылыкны Урының булыр оҗмахта Булдырма явызлыкны. Рамиль Аббясов көе Гөлнар Әхмәтшина сүзләре.

3 217 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 323 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.