- Может сиңа бу гөлләреңне азрак киметергәдер 🧐
- Может сиңа бу гөлләреңне азрак киметергәдер 🧐 Абзагыз вакыт-вакыт шулай дип куя миңа. Беләм инде, киметсәң, сразу эш җиңеләячәк. Алайса көздән язга кадәр һәр көн шуларның хәлен белүдән башлана бит. Язын, азрак туйдырып җибәргәннәрен, чәчәк атмый киреләнеп утырганнарын иреккә җибәрәм, бакчага чыгарам. Ни хикмәт, җәйге кояшта, яңгыр сулары эчеп матурланалар да, тагын өйгә кертми хәлең юк. Какой кимү, тагын да арталар. Колеусларның ботакларын сындырып суга утырткан идем, үсәм диеп тамыр җибәргәннәр, ничек үтерәсең, тагын өйгә керәчәкләр, бергәләп салкын буранлы кышларны чыгарбыз, аннан кабат - бакчага. Шундый круговорот миндә. 🧑🌾 🎍🪴 - Бүген Обига барып килик әле. -Тагын ник? -Лампочкалар карарсың 😉 Ул электр товарлары бүлеген ярата, шунда тукталып торган арада, мин ялт кенә тагын бер капчык туфрак алып киләм. Дәшми генә багажникка алып чыгып куя... - Күчердем гөлләремне. "Фитоверм" сиптер әле, яме... ...Шулай яшәп ятыш 😍