Сокның рецептын сорагансыз.
Сокның рецептын сорагансыз. 🍏🍎🍏 Сок дип әйтелә генә, компот кебек кайнатып ясала. Ясавы авыр түгел, озак. Мин аны зур кәстрүлдә чама белән ясый башладым. 13 литр суны кайнатып чыгарам. Кичтән 10 литрлы бер чиләк эре итеп туралган алманы (чиләкне өеп тутырам) кайнар суга салып калдырам. Иртән алмасын сөзеп алып, суын тагын бер тапкыр кайнатып чыгарам, тагын шул алманы салам. Кич алманы сөзеп алам, 3 литр суга 250-300 г исәбеннән (алма төрле, кабып карагыз) шикәр комы кушып кайнатып чыгарам. Аз гына лимон кислотасы өстим. Стериль банкаларга тутырып куям. 🍏 Алмасын ташлыйм, ике тапкыр кайнар суда торгач, тәме калмый аның. Бу нормадан 4 өч литрлы банка сок чыга.