Лилия Хафизова, чәчәкләр үстерүче:
Лилия Хафизова, чәчәкләр үстерүче: — Мультифлора хризантемаларын күп еллардан бирле үстерәм һәм минемчә, иң мәшәкәтьсез ысул — яшь ботакларын кыска гына итеп кисеп, туфракка утыртып тамырландырып, тәрәзә төбендә кышлату. Баштарак тамырланганчы каплап парник эффекты ясагыз. Ә бакчадагы ана үсемлекне юешләнмәслек итеп каплап, кышлатып карагыз. Тик пешекмәсен, һава йөрерлек булсын. Такта, киң фанера кебек әйберләр капласагыз, яхшы була. Хризантема –5...–7 оС ка кадәрге температурага түзә. Шуңа хризантеманы тотрыклы салкыннар башлангач кына капларга кирәк. Иртә ябу файдалы түгел, күгәрә башлаячак һәм язын яңармаячак.