Көлеп яшәгез! 😂🤣
Көлеп яшәгез! 😂🤣 Урман эченнән барам. Төн, яңгыр, җил. Бөтенләй туңып беттем. Карыйм - машина. Тәрәзәсеннән карыйм – беркем дә юк. Ишек бикле түгел, кереп утырдым. Кинәт машина кузгалып китте. Мин шаккатып утырам: рульда кеше юк, машина бара. Ниндидер йонлач кул рульне боргалады да тагын юкка чыкты. Минем котым ботыма төште. Шөкер, авыл күренде, менә инде беренче йортлар. Шунда машина туктады да машина ишеген ачып бер ир карады: - Син нишлисең монда? - Менә, машинада барам... - Мин шул яңгырда нужарып машинаны этеп барам, ә ул машинада бара!!!