Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
Новости · 12 июня 2026 г.
11 июнь көнне Сосна мәктәбенең җәйге ял чарасына йөрүче укучылар һәм Балтач волонтерлары, Борнак авылында гомер итүче мөмкинлеге чикле булган Зәмирә Шәмсетдинованың йөрәгенә җылы нурлар иңдерделәр. Алар, кечкенә артистлардай, «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштереп, Зәмирәнең күңелен ачтылар, аның яраткан җырларын бергәләп башкарып, дәртле көйләргә кушылып биеделәр, төрле кызыклы уеннар һәм мавыктыргыч биремнәр белән араны тагын да җанландырдылар. Әмма бу көннең иң дулкынландыргыч мизгеле — Зәмирәнең иң яраткан укытучысы Гөлүсә Исмәгыйлева белән очрашуы булды. Зәмирәбез кунаклар килүен бик яратты, алар белән аралашу аңа көч-куәт өстәде. Шушы матур бәйрәмне оештыруга зур көч куйган, игелекле гамәлләр кылган Илүзә Разыкова һәм Чулпан Габделганиевага Зәмирәнең әти-әнисе олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның ихлас теләкләре бу күркәм очрашуны оештыручыларга иң зур бүләк булды. Бу матур вакыйга — яшь буынның олы йөрәкле, ярдәмчел булуының ачык мисалы. Ул авырлыкларга бирешмичә, тормышка сөенеп яшәүче Зәмирәгә тагын да яшәү дәрте өстәп, якты хатирәләр булып күңелендә сакланыр.