Релиш соусы рецепты. — 5 сентября 2026 г. в 08:30:00.944
Релиш соусы рецепты. Кирәк була: 2 кг. кыяр, Баллы борыч 4 шт., Суган 4 шт., Әче борыч 1 яки 2 шт. (кем әчрәк ярата 2 сала), Тоз 2 аш кашыгы, Шикәр комы 300 гр., Куркума 2 чәй калагы, Зернистая горчица 120 гр., Уксус 9% 100 мл., Сыек май 100 мл., Салкын су 100 мл., Крахмал 2 чәй калагы. Эш барышы: кыяр, борыч, суганны шакмаклап турыйбыз (кыярлар бик зур булса кабыкларын чистартырга була). Шуңа тоз, шикәр комы, куркума, зернистый горчица, уксус, сыек майны салып болгатып пешерергә утыртабыз. Кайнап чыгып 15-20 минут пешкәннән соң, 100 мл. салкын суга крахмалны болгатып масса өстенә салабыз һәм тагын 3 минут пешерәбез( болгатып торырга кирәк, алайса төбенә утыра). Әзер соусны банкаларга тутырып куябыз. Тәмле булсын. Тәнзилә Габдрахманова

