Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында яңа уку бинасы төзелеше тулы көченә б... — 19 июня 2026 г. в 17:00:02.519
Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында яңа уку бинасы төзелеше тулы көченә бара. – Яңа бинада заманча 7 кабинет урнашачак, биредә укучылар өчен лаборатор-практик дәресләр, ә авыл хуҗалыгы белгечләре һәм студентлар өчен актлар һәм экспозицион зал эшләячәк, – дип таныштырды көллият директоры Рәис Галиев.Төзелеш эшләрен «Стройсервис» оешмасы башкара. Эшләрнең төгәлләнү вакыты итеп 20 август билгеләнгән. Бу яңа уку елына укучыларны тулысынча әзер бинада каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.

