Тиздән карлыганнар да өлгерер чак җитә дуслар. Мәрьямнең карлыган вареньесы рецептын се... — 27 июня 2026 г. в 14:00:04.627
Тиздән карлыганнар да өлгерер чак җитә дуслар. Мәрьямнең карлыган вареньесы рецептын сезгә дә тәкъдим итик әле. 6 стакан суга 10 стакан песок салып, кайнатырга куябыз, (сироп) кайнап чыккач 20 минут кайнатып алабыз. Өстенә юылган 15 стакан карлыганны салабыз, кайнап чыккач 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп 15 стакан песокны салып песогы эреп беткәнче болгатабыз һәм стерильләштерелгән банкага тутырып ябырга кирәк. Банкага карлыган вареньесы өстенә янәдән ике аш калагы песокны салып капкач белән капларга кирәк.

