Бүген Кариле авылында "Авыл көне" гөрләде. — 4 июля 2026 г. в 15:59:51.969
Бүген Кариле авылында "Авыл көне" гөрләде. Мәйданның үзәгендә традицион спорт ярышлары оештырылды: * Көрәш келәмендә билбау көрәше буенча батырлар көч сынашты. * Шулай ук капчык киеп йөгерү, кул көрәштерү, әтәч тоту,утын кисү, чүлмәк вату кебек уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне бизәп, популяр артистлар: Вадим Захаров, Айрат Закиров һәм җирле фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Ә инде авыл кичен күңелле итеп алып баручылары: Әбри Хәбри белән Айдар Галиәскәров булды.

