18 июльдә 10.00дә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан ... — 3 июля 2026 г. в 07:00:06.900
18 июльдә 10.00дә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Көрәштә үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – электроскутер уйнатылачак.

