Тәмле лимонад рецепты — 11 июля 2026 г. в 17:30:02.332
Тәмле лимонад рецепты Җәйге эссе көнне бу лимонад сусауны басар өчен бик шәп эчемлек. Кирәк була: - 300 г шикәр, - 250 г су, - 1 лимон, - 1 әфлисун, - газлы (тозсыз) минераль су. Җимешләрнең цедрасын угыч аша уабыз. Шуңа шикәр кушып, болгатабыз. Су салабыз. Сулы шикәрле катнашманы утка куябыз һәм кайнап чыккач, 4 минут кайнатабыз. Сиропны суытабыз. Сөзәбез һәм минераль су кушабыз. Тәмен үзегез чамалый аласыз. Баллырак булсын дисәгез, минераль суны азрак кушарга. Әчкелтем яратсагыз, минераль суны күбрәк кушарга. Бөтнек яфраклары, туңдыргычтан боз да кушарга мөмкин. Эх тәмле эчемлек бу...

