Рэд Голд Классик - чемпион! — 11 июля 2026 г. в 12:06:38.706
Рэд Голд Классик - чемпион! Казан ипподромында чиста токымлы 2 яшьлек атлар арасында узган ат чабышы ярышлары безнең район өчен матур нәтиҗәләр алып килде. Сорнай җәмгыятендә тәрбияләнүче Рэд Голд Классик кушаматлы ат җәйге юниорлар призында чемпион калды. Быелгы ярышта безнең районнан 7 ат катнашты. Зур җиңүгә ирешкән атның тренеры һәм җайдагы Ранис Таҗетдиновны, Сорнай җәмгыяте җитәкчесе Фәһим Сибагатуллинны күркәм уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!

