Шашлык өчен тәмле соус — 19 июля 2026 г. в 14:45:00.733
Шашлык өчен тәмле соус Пешерелгән шашлыкны өстәлгә төрле тәмлеткечләр белән бирәләр, шуларның берсен тәкъдим итәбез. Бик гади һәм җайлы соус рецепты белән укучыбыз уртаклашты. 3 аш кашыгы өеп томат пастасы 1 чәй кашыгы шикәр комы Тәменчә кара борыч 1/3 чәй кашыгы тоз 3 тырнак сарымсак Бер бәйләм кинза 30 мл үсемлек мае 100 мл су Бөтен ингредиентларны блендер белән чыгарабыз. Соус шашлык өчен дә, ит һәм спагетти белән дә тәмле дип яза Шәһри Казан

