Балтач балалары балык тоту серләренә өйрәнә — 27 июля 2026 г. в 05:00:04.533
Балтач балалары балык тоту серләренә өйрәнә Июльнең икенче якшәмбесендә балык тармагы профессионалларын һәм миллионлаган балык тотуны яратучыларны берләштерүче бәйрәм үткәрелә. Балтач районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары да әлеге бәйрәмнән читтә калмадылар һәм тематик чараларда катнаштылар . Карадуган балалар бакчасының өлкән группа балалары чын балыкчылар булып карады. Чепья балалар бакчасында исә диңгез бәйрәме узды! Балалар мавыктыргыч сәяхәткә катнашты. Ике команда — «Акулалар» һәм «Дельфиннар» — җитезлек, тизлек һәм көч буенча ярыштылар.

