Алма повидлосы. — 2 августа 2026 г. в 12:00:03.400
Алма повидлосы. Алмаларны юып, бүлемләргә бүлеп мискегә тутырабыз. Өстенә стакан ярым су салабыз, төбенә алма ябышып көймәслек өчен генә. Томалап пешерәбез, ара тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябешергә уйлый икән су салыгыз әз генә. Үзегез чамалагыз. Алмалар изелеп пешкәч тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, сито аркылы сөзәбез. Шушы сөзелгән массаны үлчәп 1 кг га 1 кг песок салып бер 40 минут чамасы кайнатабыз. Әгәрдә сезгә куе повидло кирәк түгел икән, ипигә ягып ашардай пюре генә кирәк булса песогын киметеп кайнату өлешен дә киметеп эшләгез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Үзегезгә артык эш ясамагыз дуслар, әрчеп интегеп, мясорубкадан үткәреп маташмагыз. Төеп, блендер аша ваклагач бик тиз эше, - дип яза Мәрьям Миңнегулова.

