Сездән – сорау, бездән – җавап — 1 августа 2026 г. в 15:13:13.634
Сездән – сорау, бездән – җавап Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә. – Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы? – Тәһарәтнең дүрт фарызы бар: битне юу, кулны терсәккә кадәр юу, башка мәсех кылу һәм аякны тубыкка кадәр юу. Ә калган гамәлләр алар сөннәт һәм дә мөхтәсәб гамәлләр булып торалар. Бу очракта тәртип саклау тәһарәтнең фарызына керми, тәртип сакланмаган очракта тәһарәткә кимчелек килми.

