Долькалы помидаорлар рецепты — 20 августа 2026 г. в 11:00:06.912
Долькалы помидаорлар рецепты Стерилле банкаларның Һәрберсенең төбенә боҗралап суган, лавр яфрагы, гвоздика, кара борыч салабыз. Помидорларның эреләрен кискәләп, вакларын шул килеш тә ярый — тутырабыз. 1 литрлы банкага 1 аш калагы 9 процентлы уксус һәм 1 аш калагы сыек май салып чыгабыз да кайнап чыккан рассол агызабыз. Рассол өчен: 1 литр суга 1 аш калагы тоз, 3 аш калагы шикәр комы салып кайнатабыз. Рассол салынган помидорлы банкаларны водяная баняда 15 мин стерильләштереп алабыз. Бу 1 литрлы банкалар өчен. 700 гр банкаларны 10 мин, 500 гр банкаларны 7 мин җитә. Аннары капкач белән ябып, суынырга куябыз, дип яза Лилия Әскәрова

