Лилиядән бик тәмле кетердәп тора торган кәбестә рецепты. — 24 августа 2026 г. в 13:20:00.924
Лилиядән бик тәмле кетердәп тора торган кәбестә рецепты. Кәбестәне катысын сайлап алып, ничек кирәк шулай турыйсы. Өч литр лы банкага 2,5 кг тирәсе кәбестә алына. Угычтан 2 кишер уарга, 1 уртача баш сарымсак телемләп турыйбыз. 1.5 литр суны кайнатырга куярга, кайнап чыккач 3 аш кашыгы тоз, 200 гр песок, 150 гр 9 процентлы уксус саласы, 1 мин тирәсе кайнатырга һәм кәбестә остенә кайнар суны җайлап кына агызасы. Суынгач, холодильникта саклыйсы. Кызыл кәбестә өчен банкага 1 баш чи чөгендер турарга була. 2 сәгатьтән әзер була. Тәмле булсын!

