Лииля Әскаровадан кишер тәкәсе рецепты — 9 сентября 2026 г. в 09:00:10.324
Лииля Әскаровадан кишер тәкәсе рецепты Кишер тәкәсе әче камырдан пешерелә. 1 бокалның (300 гр) яртысына су, яртысына сөт салырга, 4-5 аш калагы сыек май, 2 кашык майонез, 1- 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы чүпрә, он чама белән. Камыр йомшак булсын. Бераз кабартырга. Табасында 20 мин тагын кабартырга. Эчлегенә 1 стакан дөгене бүрттепеп аласыз (кайнап чыккач 5 мин тирәсе, суга тоз салабыз). Аны яхшылап югач, саркытабыз. 4-5 уртача кишерне кыргычтан кырабыз, сыгабыз һәм дөгегә кушабыз. Йөзем җимешен юып эчлеккә салабыз. Ак май эретәбез дә анысын да эчлеккә салып пирожкилар ясыйбыз. Кишер тәкәсен 180 градуста йөзе кызарганчы пешерәбез.

