Быелгы уку елында Норма урта мәктәбендә дә агрокласс эшли башлый. 7В һәм 10 сыйныф укуч... — 9 сентября 2026 г. в 05:00:17.659
Быелгы уку елында Норма урта мәктәбендә дә агрокласс эшли башлый. 7В һәм 10 сыйныф укучылары биология, химия, физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнәчәкләр, шулай ук генетика, үсемлекчелек һәм заманча лаборатор методлар белән танышачаклар. Укучылар җир эшкәртү, урып-җыяру технологияләре, үсемлекләрне саклау һәм ашлау ысуллары турында белемнәр алалар. Агрокласс студентларга практик күнегүләр үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк, фермерлык белән бәйле проектлар әзерләү һәм үз җирләрендә тәҗрибә үткәрү өстенлекләре каралган. Бу проект балаларның табигатькә һәм авыл хуҗалыгына карата мәхәббәтен арттырып, киләчәккә яңа белгечлекләрне үзләштерү өчен нигез булыр дип өметләнәбез.

