Кичә районыбызда хезмәткә, хәрби һәм хезмәт батырлыгына, шулай ук беренче чиратта үзләр...
Кичә районыбызда хезмәткә, хәрби һәм хезмәт батырлыгына, шулай ук беренче чиратта үзләренең көндәлек тырышлыгы белән районыбызның һәм республикабызның тотрыклылыгын булдыручы кешеләрне хөрмәтләделәр. Районыбызның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертелү таныклыгын тапшырдылар. Алар арасында хезмәттәшебез, Балтач Үзәк район хастаханәсенеңмашина йөртүчесе Гыйләҗев Рәдис Мәлик улы да бар. Рәдис Мәлик улы 2012 елдан башлап хастаханәдә намуслы хезмәт куя. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә хастаханәнең медицина бригадалары ярдәмгә һәрвакыт вакытында барып җитә. Үз эшенә җаваплы караш, төгәллек кебек сыйфатлары аңа зур хезмәт уңышлары яуларга ярдәм итә. Хезмәттәшебезне ихлас күңелдән котлыйбыз!