✍️8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне. Әлеге көн белем алуның һәм гомер буе укып-ү... — 8 сентября 2026 г. в 06:05:02.933
✍️8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне. Әлеге көн белем алуның һәм гомер буе укып-үсүнең мөһимлеген искә төшерә. 📄Сораштыруда катнашыгыз, түбәндәге сорауларга җавап биреп, тормышыгызда грамоталылыкның ролен билгеләгез! 🔻Сез өчен «грамоталы булу» нәрсәне аңлата? · А) Фәкать хатасыз язу һәм сөйләм. · Б) Заманча мәгълүмати технологияләрне (компьютер, смартфон) оста куллану. · В) Тирән фикер йөртә белү һәм мәгълүматны анализлау сәләте. · Г) Барлык пунктлар да бергә. 🔻Соңгы тапкыр кайчан нинди дә булса китап (яки профессиональ әдәбият) укыдыгыз? · Бүген. · Атна эчендә. · Узган айда. · Бик күптән. 🔻Туган телегездә хатасыз язу сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим? · Бик мөһим, мин — тел сагында. · Мөһим, ләкин аралашканда төп игътибар эчтәлеккә бирелә. · Грамматика артыннан кумыйм, мине аңласалар шул җитә. 🔻Татар телендә үзегезнең грамоталылык дәрәҗәсен ничек бәялисез? · Бик югары, туган телебездә камил сөйләшәм һәм язам. · Уртача, ләкин сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәм. · Төшенәм, әмма язганда кыенсынам. · Үземне камилләштерергә кирәк дип саныйм. ❤️Һәрберегезнең җавабы кадерле! Грамоталылык — ул байлык кына түгел, ә зур җаваплылык та.

