Перейти к содержимому
Максиметер

Агымдагы атнада илебез халкы ике истәлекле датаны — Халыклар бердәмлеге көне белән Тата...

Агымдагы атнада илебез халкы ике истәлекле датаны — Халыклар бердәмлеге көне белән Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. Бу вакыйгалар — ил һәм республика язмышындагы тирән эз калдырган мизгелләр. Алар Ватаныбызның тарихи куәтен, рухи бөеклеген һәм төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген чагылдыра. Балтач районы да — күпмилләтле һәм төрле дин вәкилләренең татулыгын, үзара ихтирамын саклап яшәүче төбәк, бердәмлекнең якты үрнәге. Биредәге халык — тарихи хәтерне кадерләп саклаучы, намус һәм җаваплылык хисе белән буыннан-буынга мирасыбызны тапшыручы зыялы нәсел дәвамчылары. Шушы уңайдан бүген Балтач мәдәният йортында якынлашып килүче зур бәйрәмнәр уңаеннан «Халкым мирасы» фольклор коллективлары бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Концертка килүчеләрне фойеда төрле милләт вәкилләренең кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Бәйрәм тантанасын муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде. Ул тамашачыларга һәм сәхнә осталарына бәйрәм уңаеннан ихлас теләкләрен җиткереп, илебез тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады.

215 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 347 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.