Балтач ягы — җир кадерен, икмәк тәмен белүче хезмәт кешеләренең туган туфрагы! Төбәгеб...
Балтач ягы — җир кадерен, икмәк тәмен белүче хезмәт кешеләренең туган туфрагы! Төбәгебездә авыл хуҗалыгы — яшәү рәвеше, буыннардан-буыннарга күчкән изге мирас. Терлекчелек тармагында ел әйләнәсендә тынгысыз хезмәт чыңласа, басу-кырларда иртә яздан алып кара көзгә кадәр эшнең тынып торганы юк. «Игә белгән икмәк ашар, сава белгән сөт эчәр», — дигән халкыбыз. Әлеге сүзләр нәкъ менә балтачлылар турында әйтелгән кебек. Табигатьтә көз, тәүге хезмәт нәтиҗәләрен барлый торыр чор. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 15 сентябрь мәгълүматларына караганда, 2026 елгы урак өсте кампаниясе башланганнан, амбар алларына тулаем 98457 тонна яңа икмәк уңышы кайтарылган. Җыеп алынасы мәйданнарның һәр гектарыннан уртача 40,6 центнер уңыш – комбайнчыларның, игенче-механизаторларның, шофёр егетләрнең фидакарь хезмәтенең олы нәтиҗәсе! Алар алдында торган олы бурыч – калган 387 гектар мәйданнан икмәкне җыйнап алып, амбар алларын тагын да тулырак итү. Терлекләрне уңышлы кышлату максатыннан, район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә терлек азыгы әзерләү дә югары темпта бара. Кышлату чорына ныклы нигез булып, бүгенге көнгә 23069 тонна печән, 261260 тонна сенаж хәзерләнгән. Силос салу буенча яшел урак дәвам итә, базларга салынган сусыл азык күләме – 74957 тонна. Икмәкле дә, сөтле дә, имин дә булган көнебезнең нигезе — басу капкасы артыннан башлана торган фидакарь хезмәттә! Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәрбер хезмәтчәнгә хәерле имин көннәр, ныклы сәламәтлек һәм хезмәтләренең олы хөрмәтенә тиенеп яшәүләрен теләп калабыз!