Шахматчыларыбыз җиңү яулап кайтты! — 28 сентября 2026 г. в 10:52:06.470
Шахматчыларыбыз җиңү яулап кайтты! Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча командалар арасында Татарстан беренчелеге үтте. Әлеге ярышта безнең районның хатын-кызлар командасы Мәрданова Раида (Норма урта мәктэбе)Һәм Гарифуллина Ландыш катнашында 35000 гә кадәр халык яши торган районнар арасында 2 нче призлы урынны яуладылар. Барлыгы 54 ир-егетләр һәм 27 хатын кызлар командасы катнашты. Ихлас күңелдән котлыйбыз!