Тимирязев исемендәге хуҗалык икенче икмәк - бәрәңге уңышын җыйнап алуга кереште. Җырлар...
Тимирязев исемендәге хуҗалык икенче икмәк - бәрәңге уңышын җыйнап алуга кереште. Җырларда: "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге",- дип җырласак та, әлеге ризык өстәлләребезгә килгәнче шактый хезмәт куярга кирәк. Хуҗалык быел "Гала" сортлы бәрәңгене 10 га мәйданда утырткан. Бәрәңге алырга бүген генә керешсәләр дә, эш яхшы оештырылган, бердәм, дус коллектив булып эшлиләр. Алга таба да хезмәт темпы кимемәсен, бәрәкәтле көннәр телибез.