Сайлауларның өченче көне башланды
Сайлауларның өченче көне башланды Россиядә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары уза. Махсус хәрби операция ветераны Тимур Базарбаев сайлауларга гаиләсе белән килде. Ватан сакчысы илебезнең якты, матур киләчәге өчен тавыш бирде. Райондашларыбыз иртәнге 8:00дән кичке 20:00гә кадәр сайлауларда тавыш бирә ала. Районыбызда сайлаулар 34 сайлау участогында уздырыла, шуларның 5се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлеклǝрендә. Аларда 224 кеше эшли.