Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау м...
Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә Чепья авылындагы 1083 нче сайлау участогында булды. Сайлаучылар белән аралашты. Соңрак Чепья табиблык амбулаториясендә булып, эш барышы белән танышты. Табиблар белән якыннан аралашып, борчыган мәсьәләләр хакында белеште.