«Бурдан кала, уттан калмый», – ди халык. Бу мәкальнең никадәр хаклы булуын, кызганыч, к...
«Бурдан кала, уттан калмый», – ди халык. Бу мәкальнең никадәр хаклы булуын, кызганыч, күпләребез аңлап бетерми. Ут – аяусыз. Ул гомер буе җыйган мөлкәтеңне генә түгел, иң кадерлесе – якыннарыңның гомерен, сәламәтлеген бер мизгелдә көлгә әйләндерергә мөмкин. Янгыннарны кисәтүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы бар – ул автоном янгын хәбәрчесе. Белгечләр нәкъ менә шуны куярга өнди. Бүгенге көндә Балтач районындагы социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең күбесенең өйләрендә инде бу җайланмалар урнаштырылган. Алга таба да социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә бу эш дәвам итә. Мондый җайланма һәр йортта, һәр фатирда булырга тиеш. Аның батареясын тикшерү, алыштыру – һәркемнең үз карамагында. Үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеген тәэмин итү – безнең кулларда.