«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга ...
«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе Арча агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалының 1 нче курс студентлары өчен «Терроризм. Экстремизм. Вербовка: ничек танырга һәм каршы торырга» дигән темага профилактик чара үткәрде. Очрашу яшьләрдә цифрлы мохиттә куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, вербовкалау билгеләрен танып белү һәм экстремистик эшчәнлектә катнашуның хокукый нәтиҗәләрен аңларга өйрәтү максатыннан оештырылды. Чарада аерым игътибар вербовщикларның тозагына эләкмәү мәсьәләсенә бирелде. Студентлар социаль педагог белән куркыныч схемаларның типик маркерлары – бар нәрсәне сер итеп саклау таләбе, «без — алар» принцибына нигезләнгән очраклар, эмоцияләргә басым ясау, у«гади биремнәр» үтәүне сорау юнәлешләре буенча эшләделәр. Шулай ук, төркемнәргә бүленеп, манипуляция алымнарын ачыкларга өйрәнделәр, аннан соңгы хәрәкәтләрнең төгәл алгоритмнарын төзеделәр. Моннан тыш, профилактик чарада катнашучылар экстремизм эшчәнлегендә катнашуның хокукый нәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар. Студентларга РФ Җинаять кодексының аерым маддәләре аңлатылды, федераль исемлеккә кертелгән экстремистик материалны репост кылу да җаваплылыкка китерергә мөмкин икәнлеге ассызыкланды.