Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Казанлыларны, яраткан сатып алучыларыбызны Агросәнәгать паркына балтачлылар әзерләп алып килгән ярминкәгә чакырам. Ассортиментыбыз бай.Балтач сөте, сыер мае, сыр, бәрәңге һәм мөгезле эре терлек итен казанлылар бүген дә бик яратып ала. Шәхси эшмәкәрләр, фермерлар җитештергән товарларга да сорау зур, сатып алучылар көтеп алалар,чагыштыралар, рәхмәтләрен ирештереп китәләр. Ярминкәләрдә башкалада яшәүчеләр белән аралашып, элемтәләребез тагын да ныгый. Сатып алучыларны якты йөз белән каршы алган ярминкәне оештыручыларга, җирлек башлыкларына, авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә, рухи матурлык өләшүче мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Ярминкәнең эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Сәлим улы Баязитов та танышып чыкты һәм яхшы бәя бирде. Бәйрәмнәрдә табыннарыгызны Балтач җитештерүчеләренең дә ризыклары бизәсен. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районыбыз сатып алучыларын да читтә калдырмыйбыз. 4 ноябрь көнне Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бик бай ярминкә гөрләячәк. Көтеп калабыз!