Балтач үзәк район хастаханәсе һәм табиблык амбулаторияләрендә Өлкәннәр декадасы кысалар...
Балтач үзәк район хастаханәсе һәм табиблык амбулаторияләрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында районыбызда сыйфатлы медицина нигезен салганнар белән җылы очрашу узды. Гомерләренең иң матур елларын җирле халыкның сәламәтлеге сагына багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитарлар чәй табыннары артында хезмәт көннәре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм атмосферасын искиткеч концерт тулыландырды. «Сез — безнең горурлык һәм үрнәк. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зирәклегегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз хастаханәбездә хезмәт куючылар өчен маяк булып тора. Без сезнең хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтлебез һәм сезне исән-сау, яхшы кәефтә күрүебезгә бик шат», — диде Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сафаров сәламләү сүзендә. Очрашулар һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.