«Начарны онытырга, яхшылыкны хәтердә калдырырга өйрәнегез — бу бәхетнең иң зур сере», д...
«Начарны онытырга, яхшылыкны хәтердә калдырырга өйрәнегез — бу бәхетнең иң зур сере», дип язып калдырган бер акыл иясе. Бик дөрес сүзләр, чөнки һәр кеше үзенең эчке дөньясын, күңел көзгесен үзе чистарта, үзе балкыта ала. Начарны оныта белү — ул үпкә һәм ачу ташларын җилкәдән бушату гына түгел, ә җанны авыр йөктән азат итү. Яхшы уйлар белән, гел яхшыга өмет тотып яшик, яхшылык күңелебезнең иң кадерле хәзинәсе. Шатлыклы мизгелләребез күбрәк булсын дигән теләктә яңа хезмәт атнабызны башлап җибәрик. Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!