Һәр елны октябрьнең тәүге ун көне иң кадерле кешеләребез, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе чәч...
Һәр елны октябрьнең тәүге ун көне иң кадерле кешеләребез, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе чәчәк аткан чорга җиткән өлкән буын вәкилләре өчен зур бәйрәм. Халык юкка гына: «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», — димәгән. Бу мәкальдә буыннарның өзелмәс бәйләнеше, ата-бабаларыбызга карата тирән хөрмәт һәм аларның безнең тормыштагы роле чагыла. Шушы уңайдан районыбызда ел саен Өлкәннәр декадасы киң колач белән уза. Һәр авыл җирлегендә, һәр оешмада, традициягә әверелгәнчә, алдан ук җентекле чаралар планы төзелә. Аның нигезендә мәдәният йортларында концерт программалары, чәй табыннары артында очрашулар оештырыла, өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырыла, йорт-кура тирәсендә ярдәм күрсәтелә. Фотоларда: Борнак, Шубан, Салавыч авыл җирлекләрендә өлкәннәрне хөрмәтләү мизгелләре.