Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак
Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак Шул уңайдан, 10 октябрь – шимбә көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру күздә тотыла. Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Көзге муллыкның үзе кебек бай ярминкәгә рәхим итегез! Табыннарыбызны район җитештерүчеләрнең ризыклары баетсын, ил-көннәр имин булсын. ❗Игътибар! Балтач бистәсендә узучы ярминкәнең урыны үзгәрде. Сатып алучыларны «Пәнҗешәмбе базары» урынына, элеккеге икмәк комбинаты ишегалдына чакырабыз. Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!