Илебездә "Тормыш өчен инфраструктура" милли проекты уңышлы тормышка ашырыла. Балтачыбыз...
Илебездә "Тормыш өчен инфраструктура" милли проекты уңышлы тормышка ашырыла. Балтачыбыз да елдан-ел матурлана, күзгә күренеп төзекләнә, парклар төзекләндерелә, юллар, яңа объектлар төзелә. Тормыш өчен инфраструктура — ул киләчәккә инвестиция, территорияләрнең тотрыклы үсеше һәм буыннарның яшәү сыйфатын арттыру өчен нигез тудыра.Үзебез яшәгән тирәлекнең яшеллеген, төзеклеген күрү, парк-скверларда саф һава сулап ләззәтләнү генә дә күңелгә әйтеп бетермәслек җылы хисләр өсти. Бистәбезнең үзәк урамнарында барган зур төзекләндерү эшләренә дә игътибар итми мөмкин түгел. Шушы көннәрдә генә үзәктә яшь агачлар, куаклар утыртылды. Димәк, инде икенче язга ук алар ныклап тамыр җибәреп, Балтачыбызны тагын да ямьлерәк итәчәк. Хөрмәтле райондашлар! Төзекләндерүчеләрнең, эшмәкәрләрнең һәм район хакимиятенең уртак тырышлыгы белән барлыкка килгән матурлыкны саклыйк! Түтәлләр өстеннән йөрмик, агач-куакларны сындырмыйк, йолкымыйк! Матурлыкка кул сузмагыз — видеокамералар эшли! Балтачыбыз тагын да күркәмрәк, яшелрәк булсын өчен, һәрберебезнең кеше хезмәтенә хөрмәт белән каравы мөһим!