Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар! Бүген йөрәкләребезне әрнеткән зур фаҗига булды. Төнлә Иске Салавыч авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә 14 яшьлек авылдаш кызыбыз һәлак булды. Гаиләнең авыр кайгысын уртаклашам, Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен ❗ Бу — барыбыз өчен дә зур сабак. Янгынның сәбәбе — электр җиһазларын кулланганда гади генә кагыйдәләрне үтәмәү. Һәрберебезнең өендә шундый кечкенә генә саксызлык зур бәлагә китерергә мөмкин. Мондый фаҗигале хәлләр безне уяу булырга һәм һәр электр җиһазларына игътибарлы булырга чакыра. Үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклыйк һәм иң мөһим кагыйдәләрне үтәп яшик.