Кичә район мәдәният үзәгендә олы ихтирамга лаек райондашыбыз Гарифҗан Садыйк улы Мөхәм...
Кичә район мәдәният үзәгендә олы ихтирамга лаек райондашыбыз Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның 85 яшьлек юбилей кичәсе узды. Кичәдә башкаладан килгән бертөркем язучылар, районыбыз җитәкчелеге, шагыйрьнең гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташлары, әдәбият, сәнгать әһелләре катнашты. Шагыйрь шигырьләренә иҗат иткән җырлар яңгырады. Хөрмәтле райондашыбызның гомере — намуслы хезмәт, иҗади яну һәм туган халкына тугрылыкның ачык мисалы. Гарифҗан ага гадилеге, зирәклеге һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Гарифҗан Мөхәммәтшин — дистәгә якын шигырьләр китабы, балалар өчен әсәрләр, тәрҗемәләр авторы. Аның иҗаты татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең алтын фондын тулыландыра. Гарифҗан Мөхәммәтшинның беренче шигырьләре студент елларында басыла башлый. Аның иҗаты лирик, фәлсәфи, юмористик шигырьләрне, балалар өчен әсәрләрне, публицистиканы үз эченә ала. Шигырьләренә халыкчанлык, туган җиргә мәхәббәт, гомумкешелек проблемалары турында уйланулар хас. Иҗаты җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнгән: 60тан артык шигыренә көйләр язылган. Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин кебек шәхес безнең арабызда яшәве, нәсел тамырлары Балтач районы белән бәйле булуы белән чиксез горурланабыз! Фотоальбом https://baltasi.tatarstan.ru/foto_report.htm/photoreport/11098159.htm