Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!☀️
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!☀️ 🍁Быелгы көзгә тел-теш тидерерлек түгел, аның тәүге ае матур килде, сентябрь ае җиһанга, кояш нурлары астында яфракларга алтынсу йөгертеп килеп керде. Октябрь аенда да чын җете көз төсләрен күрергә мөмкинлегебез җитәрлек булды. Ә бүгенге көнебезнең истәлекле вакыйгаларына тукталсак, 14 сентябрь — Халыкара стандартлар көне буларак билгеләп үтелә. Стандарьлар безнең тормышның һәр почмагында яшеренгән, әмма һәрдаим эшләп торучы гаҗәеп дөньяны искә төшерә. Стандартлар көне дигәч, гадәттә, завод цехлары, катлаулы сызымнар һәм ГОСТ номерлар күз алдына баса сыман. Әмма иң камил, иң төгәл һәм иң борынгы стандартлар безне чолгап алган табигатьтә яши. Көз фасылы моның ачык мисалы, аның да үз кануннары бар. Ул яфракларга алтын, җете төсләрне «стандарт» итеп билгели, җилләрне йомшарта, яңгырны да, кояшны да үз вакытында җибәрә.Кеше нинди кенә катгый таләпләр һәм техник регламентлар уйлап тапмасын, безнең иң зур остаз — һаман да табигать. Анда һәрнәрсә үлчәнгән, һәр процесс камил җайга салынган. Табигать безгә камиллекнең ни икәнен күрсәтә. Көзге урманны гына алыйк! Ул иң яхшы сыйфат контроле узган, бернинди кимчелексез иҗат әсәре. Көзнең алтын көннәре кебек, тормышыбыз да югары сыйфат стандартлары белән балкып торсын! Уңышлы хезмәт көннәре телибез, сезгә!